Яңа ел һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм. Яңа ел-һәрвакыт могҗиза, тылсым, маҗаралар һәм искиткеч үзгәрешләр белән бәйле.
26 нчы декабрендә Түбән Каманың "Веста" үзәгендә 32 бала һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм чарасы узды. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачты. Алар әкият геройлары белән бергә җырлады, биеде, күңелле уеннарда катнашты, кыш турында шигырьләр сөйләде. Түбән Кама телерадиокомпаниясе тарафыннан бирелгән яңа ел бүләкләре балалар өчен күңелле сюрприз булды. Менә инде берничә ел рәттән Түбән Кама телерадиокомпаниясе декабрь аенда “Кыш бабай бул!” хәйрия акциясе игълан итә.
Акциягә Түбән Каманың йөзләгән халкы кушылды, алар күчтәнәчләр, балаларга яңа ел бүләкләре алып килде. Аннан соң Кыш бабай белән Кар кызы "Веста" үзәгенә чыршы бәйрәменә әлеге бүләкләрне бирергә килделәр.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Ата-аналар яңа ел тамашасын оештыручыларга һәм анда катнашучыларга шатлыклы һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук яхшы бүләкләр өчен хәйриячеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.