21 декабрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге укучылар өчен профчара оештырды.
Яшел Үзән шәһәре һәм районы буенча Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең җинаять башкарма инспекциясе эчке хезмәт майоры А. Гыйсматова шәһәренең 10 нчы гимназиясенең 10-11 нче сыйныф укучылары очрашты.
Идарә белгече аларга җинаять-башкарма системасы органнарында хезмәт итүче белгечләр әзерләүче институтларга керү вариантын карарга тәкъдим итте. Профильле институтларда алырга мөмкин булган һөнәрләр - юрист, кинолог, психолог, мәгълүмати технологияләр һәм тыл белән тәэмин итү белгечләре турында сөйләде. А.Гыйсматова укучыларга белем алу өстенлекләре һәм уку йортын тәмамлагач, гарантия белән эшкә урнашу турында мәгълүмат җиткерде.