Яшел Үзән шәһәрендә янгын сүндерү-коткару бүлеге инспекторлары мәктәп укучылары белән очрашты

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрьдә Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге шәһәрнең 3нче  номерлы гимназия укучылары өчен янгынга каршы федераль хезмәтнең 8 нче отряд вәкилләре – өлкән инспектор, эчке хезмәт майоры Резедә Йосыпова һәм каравыл башлыгы ярдәмчесе, 53 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге  прапорщигы Алексей Русинов белән очрашу оештырды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан республикада янгынга каршы махсус режим кертелүен исәпкә алып, әлеге очрашу балаларга яшүсмерләр арасында бик популяр булган пиротехник чараларны куллануның куркынычлыгы турында сөйләү өчен кирәк иде. Резедә Рәфкатовна балаларга янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында искә төшерде; шулай ук гадәттән тыш хәлләрне профилактикалау турында сөйләштеләр; ә Алексей Русинов, тәҗрибәле янгынга каршы көрәшүче, янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләде, коткаручы экипировкасын күрсәтте һәм иң кыюларга аны киеп карарга тәкъдим итте.

Очрашу ахырында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International