Яңа елга яңа эш урынында:Зәй мәшгульлек үзәге эшкә урнашырга ярдәм итә

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

26 яшьлек Зәй кызы Наталья Макарова хезмәт вазыйфаларын үтәүгә кереште. Хәзер ул рәсми рәвештә “Белая лилия” сәламәтләндерү студиясендә клиентлар белән эшләү буенча менеджер.

Наталья Макарова – I төркем инвалид – коляскада утыра. Әмма сәламәтлеге буенча чикләүләр шәхси үсеше өчен каршылык булмый. 2015 елда ул Казанның икътисад, идарә һәм хокук институтын тәмамлый. “Икътисадчы” һөнәре буенча югары белем ала. Эшкә урнашу белән проблемалар тугач, Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итә.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре аның белән адреслы эш алып бара. Эш бирүчеләр белән “Гарантияләнгән әңгәмә” уздыралар, моннан тыш Наталья “В” категориясе буенча машина йөртүчесенә укый.

Эшкә урнашу мәсьәләсе эшмәкәр Лилия Кузьмина ярдәме белән хәл ителә. Бизнес вәкиле үзе дә кайчандыр эшсез була. Халык мәшгульлеге үзәге хезмәткәрләре тәкъдиме белән үзмәшгульлек программасы буенча финанс ярдәм ала һәм үз эшен ача. Ә тиздән тагын бер проектта – эш урынын булдыру программасында катнашырга карар кыла. Эшмәкәр кирәкле җиһазлар сатып ала һәм Наталья Макарова өчен өйдә эш урынын җайлаштыра.

Кыз бу хезмәт нәтиҗәсеннән канәгать булуын белдерә. Натальягә яңа эше ошый.

Тулаем быел Зәй районының предприятие һәм шәхси эшмәкәрләре ярдәме белән сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган өч кеше өчен яңа эш урыннары булдырыла, тагын ике күпбалалы яки инвалид балалар тәрбияләүче  әти-әниләр өчен яңа эш урыннары җайлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International