Салкыннар һәм Яңа ел бәйрәмнәре башлану белән көнкүрештә янгыннар саны арта. Нәкъ менә шул вакытта халык белән профилактик эшне көчәйтергә, күп балалы һәм социаль яктан якланмаган катламнарга аерым игътибар бирергә кирәк.
Шушы көннәрдә Буа районында чираттагы профилактик рейд үткәрелде, аның барышында кайбер авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләр катнашты.
"Гармония" гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге ата-аналарларның игътибарын электр җайланмаларының торышына, янгын куркынычсызлыгына игътибарны көчәйтергә өндәде.
Торак хуҗаларына ашыгыч хезмәтләрне чакыру телефон номерлары белән "Куркынычсызлык әлифбасы" дигән белешмәлекләр тапшырдылар.