12 декабрьдә автоном коммерцияле булмаган "Квалификация үстерү буенча төбәк агентлыгы" оешмасының Яшел Үзән филиалында “Бухгалтер” һөнәре буенча группа ачылды.
Укуга Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге юнәлдергән 15 кеше кереште. Уку дәвамында курс тыңлаучылар бухгалтерлык һәм салым исәбен алып барырга, хезмәт хакын исәпләргә, салым оешмасына һәм төрле фондларга хисап төзергә өйрәнәчәкләр.
13 декабрьдә дә исә, биредә “Компьютер дизайны” программасы буенча курслар эшли башлады. Укуга Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге юнәлдергән 10 кеше кереште. Ике ай дәвамында курс тыңлаучылар еш кулланылучы Corel Draw, Adobe Photoshop, Page Maker программалары белән эшләргә өйрәнәчәкләр.