Чистай интернат-йортта тәрбияләнүчеләр #ЮмартСишәмбе акциясендә катнашты

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Узган сишәмбедә, 27 ноябрьдә #ЮмартСишәмбе хәйриячелекне үстерү буенча Бөтенроссия иҗтимагый инициативасы кысаларында Чистай "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан яшь инвалидлар бассейнда булды.

Алар өчен йөзү буенча хәйрия сеансы "Лидер " спорт комплексы администрациясе оештырды. "Яшьләр программадан канәгать калды, бик күп уңай эмоцияләр һәм су процедураларыннан яхшы кәеф күтәренкелеге алды", – дип раслый адаптив физкультура буенча инструктор-методист Светлана Шигаева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International