"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә Рәхмәт көне узды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

#ЮмартСишәмбе акция уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү үзәгендә Рәхмәт көне узды.

Һәрберебезнең тормышында рәхмәт әйтәсе килә торган кешеләр бар. Кешегә рәхмәт сүзләрен чәчәк ярдәмендә тапшырырга мөмкин, "Яңарыш" үзәге балалары бик теләп аларны башкарды һәм иң яраткан һәм кадерле кешеләргә рәхмәт сүзләрен белдерде.

Шулай ук балалар "Рәхмәт көче" дигән презентация карады һәм бирелгән тема буенча фикер алышты. Уртак фикер алышу барышында чарада катнашучыларның барысы да ярдәмчел һәм киң күңелле кешеләр булу, шәфкатьлелек күрсәтү һәм тирә-юньдәгеләргә игелек кылу мөһим булуын аңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International