Соңгы мәгълүматлар буенча Чистайда 231 кеше рәсми рәвештә эшсез дип теркәлгән, бу узган хисап датасына караганда 42 кешегә кимрәк.
Хисап атнасында Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны кимегән. 2018 елның 27 ноябренә әлеге шәһәрләрнең мәшгульлек үзәгендә 871 һәм 288 кеше исәптә тора.
Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән һәм Менделеевскта бу атнада азрак эшсезләр саны арткан. Әлеге монокалаларда 920, 278, 373 һәм 68 эшсез граждан теркәлгән.