Әтнә районы "Юмарт сишәмбе" кампаниясенә кушылды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрь көнне республиканың Әтнә муниципаль районында "Юмарт сишәмбе" кампаниясе уңаеннан хәйрия чарасы үткәрелде.

"Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре "Пятерочка", "Магнит" һәм "Магнит Косметик" сәүдә челтәрләре ярдәмендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә азык-төлек һәм хуҗалык-көнкүреш җыелмалары рәвешендә ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International