Волонтерлар һәм "Гармония" үзәге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бәйрәм бүләк итте

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрь көнне "Юмарт сишәмбе" акциясе уңаеннан Нурлат "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "өйгә бәйрәм" дигән чара уздырды.

Чараны оештыруда һәм үткәрүдә "Волонтер"  үзәге актив катнашты.

Волонтерлар мөмкинлекләре чикле балаларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы балаларга чын бәйрәм бүләк итте. Балаларга хәйриячеләрдән уенчыклар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International