Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Лев Толстой елына йомгак ясалды

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Лев Толстой елына йомгак ясалды. Биредә 21 ноябрь көнне әдәби кичә үткәрелде. Язучының әсәрләреннән күргәзмә оештырдылар.

Әдәби кичәдә бөек классикның кыска хикәяләрен укыдылар һәм бик актив фикер алыштылар.

Заманында граф Л.Толстой үтеп барышлый Мамадышта була һәм шәһәрнең матурлыгына сокланып “Вы не поверите, что я скорее бы стал жить в Мамадыше, чем в Венеции, Риме, Неаполе, дип язган. Кичәдә катнашучылар Мамадыш шәһәренең уртасында урнашкан Л.Толстойның һәйкәленә язылган шул канатлы сүзләрне искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International