Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә #Юмартсишәмбе инициативасы һәм Волонтер елы уңаеннан "Гармония" ветераннар хореография коллективының хәйрия концерты булып узды.
Чараның максаты: илебездә хәйрия культурасы үсешенә, ирекле ярдәм итүгә өлеш кертү. Музыка сәнгатенең төрле жанрлары ярдәмендә мәдәни үсешкә ярдәм итү.
Бию коллективы ветераннары зиннәтле, матур сәхнә костюмнарында фигуралы вальсның төрле композицияләрен башкарды. Вальсның матурлыгы, пластик сыгылмалыгы, җиңел башкарылуы социаль хезмәт алучыларның күңелләренә хуш килде.
Концерт программасын алып баручы Любовь Гостева тамашачыларны Халыкара хәйрия көне тарихы белән таныштырды. Ул артистлар чыгышы алдыннан, үзе язган һәм башка авторларның мәзәк-гыйбрәтле шигырьләре, басмалары белән тамашачыларны көлдерергә, күңелләрен күтәрергә дә өлгерде. Тамашачылар, дәртле халык биюләреннән һәм Александр Свищевның баянда уйнаган көенә, артистлар белән бергә җырлаган папуррилардан чын ләззәт алдылар. Чарада 38 кеше катнашты.