"Тәтеш балкышы" үзәгендә бала тәрбияләргә өйрәтәләр

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

16 ноябрьдә "Тәтеш балкышы"  үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балаларга карата көч куллану һәм рәхимсез мөгамәләне профилактикалау программасы кысаларында чара үткәрелде.

Бер төркем ата-аналар белән социаль эш буенча белгеч  Н.Мулюкина  "Күчеш яше: яшүсмерләр белән бәйләнеш үзенчәлекләре" дигән дәрес оештырды. Аның барышында балалар белән ата-аналар арасындагы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Балигъ булмаган балалар бу вакытта бүлекчә психологы Р.Фазылова белән шөгыльләнде. "Һәр проблеманың үз чишелеше бар" дигән темага дәрестә үз проблемаларыңны аңларга һәм аларны чишүнең конструктив ысулын табарга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International