"Балкыш"та бүлмә гөлләре үстерергә өйрәтәләр

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

"Чәчәк иле" программасын тормышка ашыру максатыннан Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларга бүлмә үсемлекләре белән таныштыру буенча дәрес үткәрелде.

Әңгәмә барышында балалар төркемдә нинди үсемлекләр үсүен, аларны ничек карарга икәнен белде. Балалар кызыксынып дидактик уеннар уйнады, алар барышында үсемлекләрнең исемнәрен истә калдырдылар. Дәреснең гамәли өлешендә балалар үсемлекләргә су сипте, яфракларын сөрттеләр.

Әлеге дәреснең максаты бүлмә шартларында үсемлекләр үстерү белән кызыксыну формалаштыру, шулай ук танып-тикшеренү эшчәнлеге өчен шартлар тудыру, балаларда табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Шулай итеп, балалар индивидуаль йөкләмәләр һәм күмәк биремнәр үтәргә өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International