Замана балалары кече яшьтән үк, икътисади сораулар белән очраша. Ата-аналарның хезмәт хаклары, исәп-хисаплар турында фикерләшкәнен, кибетләрдәге бәяләрнең артуы һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләшкәнен һәр бала ишетә.
Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты белгечләре фикеренчә, педагоглар балаларда акча, гаилә бюджеты, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм башка мөһим төшенчәләр турында дөрес күзаллау тудыра ала.
Шушы көннәрдә приютында "Йорт хуҗалыгы академиясе" программасы буенча дәрес узды, аның барышында тәрбияләнүчеләр "кибет, почта, банк" икътисади уенын уйнадылар. Балалар икътисад һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе белән бәйләнгән һөнәрләр белән танышты.
"Уен – балалар өчен иң кулай ысул. Балаларга белем бирелми, ә балалар үзләре хаталар һәм сынаулар аша үз нәтиҗәләрен ясый", – дип нәтиҗә ясады тәрбиячеләр Галина Волкова һәм Энҗе Хөснетдинова.