Әниләр көне - иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки без барыбыз да балачактан алып соңгы көннәргә кадәр үз күңелебездә әнинең кабатланмас образын йөртәбез.
Бәйрәм алдыннан Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр яраткан әниләренә бүләкләр ясады. Уенчыклар ясау процессы балаларны бик җәлеп итте. Балалар җөйләрнең төп төрләрен башкару техникасына, фетрдан гади һәм катлаулы эшләнмәләр әзерләү алымнарын белүгә бик теләп өйрәнде.
Белгечләр фикеренчә, мондый дәресләр тәрбияләнүчеләргә уңай йогынты ясый, эмоциональ һәм әхлакый үсешкә ярдәм итә.