Ел саен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр өчен инвалидларны хезмәткә урнаштыру квоталарын билгели һәм эш эзләүдә аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен хезмәт урыннарын резервлаштыра.
Бу категориягә инвалидлар; 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнар; ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар; пенсия яшенә кадәрге затлар; качаклар һәм мәҗбүри күченүчеләр; хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары керә.
Шулай ук балигъ булмаган балаларны, инвалид балаларны тәрбияләүче ялгыз һәм күп балалы ата-аналар; Чернобыль һәм башка радиация аварияләре һәм катастрофалары аркасында радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнар; 18 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге гражданнар; башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасыннан беренче тапкыр эш эзләүче гражданнар; бала тууга һәм бала тәрбияләүгә бәйле рәвештә эштә өзеклекләр булган, предприятие, оешма, учреждениеләрне бетерү нәтиҗәсендә эштән азат ителгән хатын-кызлар; иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза үтәүче учреждениеләрдән азат ителгән затлар әлеге категориягә керә.
Бүгенге көнгә Әлмәт муниципаль районы предприятиеләрендә югарыда күрсәтелгән категорияләрдәге гражданнар өчен түбәндәге вакансияләр бар:
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен 0,5 ставкага сәркатиб (КНИТУ Туполев-КАИ Әлмәт филиалы , тел. (88553)31-75-30, Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 9 йорт, Б корпусы);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен кассир ("Строй Сити Ритейл" ҖЧҖ, тел. (965)583-07-20, адресы: Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 140 йорт, "Стройландия" кибете");
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен лаборант ("Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ, тел. (88553)45-20-66, адрес: Әлмәт шәһәре, Грибоедов ур., 10);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен ярдәмче эшче ("Татспецтранспорт" ИК ҖЧҖ, тел.(88553)37-15-96; адрес: Әлмәт шәһәре, Маяковский ур., 127 йорт);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен биналарны җыештыручы (Әлмәт җайга салу идарәсе филиалы "Нефтеавтоматика" АҖ, тел. (88553)45-80-35, Әлмәт шәһәре, Объездная урамы, 35 йорт);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен җиһазлар ремонтлау буенча слесарь ("Әлмәт җылылык челтәрләре" АҖ, тел.(88553) 31-27-51; адрес: Әлмәт шәһәре Риза Фәхретдин урамы, 4 йорт);
инвалидлыгы булган гражданнар өчен электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер ("Әлмәт җылылык челтәрләре" АҖ, тел. (88553)31-27-51; адрес: Әлмәт шәһәре, Риза Фәхретдин ур., 4 йорт);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика буенча слесарь ("Татинтек" ҖЧҖ, тел.(88553) 31-70-43, Әлмәт шәһәре, Тынычлык ур., 4 йорт);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен кер юу машиналары операторы ("Татнефть-УРС" ҖЧҖ, тел.(88553) 37-13-79, Әлмәт шәһәре, Объездной тракты, 23/2 йорт, Техснаб п/о 11);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен урам җыештыручы ("Татнефть-УРС" ҖЧҖ, тел. (88553)37-13-79, Әлмәт шәһәре, Объездной тракты, 23/2 йорт, Техснаб п/о 11);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен биналарны җыештыручы ("Кристалл сервис" ҖЧҖ, тел.(88553) 45-39-48, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 17 йорт, "Анна" кибете");
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен упаковщик ("Агат" Сәүдә Йорты ҖЧҖ тел.(88553) 31-86-95, Әлмәт шәһәре, Объездной тракты, 23/16 йорт, Техснаб, " Продторг "ААҖ базасы");
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен сәүдә залы кассиры ("Агат" Сәүдә Йорты ҖЧҖ тел. (88553)31-86-95, Әлмәт шәһәре, Объездной тракты, 23/16 йорт, Техснаб, "Продторг" ААҖ базасы");
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен гардеробчы (11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, тел.(88553) 22-03-29, Әлмәт шәһәре, Нефтьчеләр урамы, 41 нче йорт);
- инвалидлыгы булган гражданнар өчен биналарны җыештыручы ("Адамант-Сервис" ҖЧҖ, тел.(88553) 45-62-95, Әлмәт шәһәре, Тимирязев ур., 47 йорт);
- 18 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге гражданнар өчен башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасыннан беренче тапкыр эш эзләүчеләр өчен дробильщик ("Баулюкс" ҖЧҖ, тел. (88553)37-74-46, Әлмәт шәһәре, Промзона ур., 9 йорт);
- шәфкать туташы, бинага комплекслы хезмәт күрсәтү буенча эшче, пенсия яшендәге гражданнар өчен кухня эшчесе (1нче Гимназия, тел. (8855)33-22-32, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 124);
- хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен электромонтер ("Әлмәт электр челтәрләре "Сетевая компания" ААҖ, Тел.8(88553)30-36-57 Әлмәт шәһәре, Шевченко ур., 13 йорт, А корпусы);
- балигъ булмаган балалар, инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз һәм күп балалы ата-аналар өчен юрист ("Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте" ГАПОУ, тел(88553)33-52-17, Әлмәт шәһәре., Нефтьчеләр ур., 12 йорт).