Ярминкә 10:00 сәгатьтә башлана. Анда 14 оешмадан кадрлар бүлеге вәкилләре катнашачак: “Электротранспорты”, “Жилкомсервис”, “Тандер”,“Силикатнеруд”ҖЧҖ һ.б. катнаша.
Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәчәкләр:кибет директоры, инженер, техник, әйдәп баручы хисапчы, товаровед, келәт мөдире, участок мастеры, автомобиль йөртүче, пешекче, камыр эшләнмәләре остасы, сатучы, слесарь-сантехник, слесарь-электрик, электр монтеры, түбә ябучы, оператор, көйләүче, кондуктор, хезмәт һәм җитештерү мәйданнарын җыештыручы һәм башкалар.
Ярминкәгә килүчеләр оешмалардан килгән кадрлар бүлеге белгечләре белән әңгәмә вакытында вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат ала алачак.