Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортындагылар Раифа монастыренда булдылар

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

"Социаль туризм" технологиясе уңаеннан, Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Раифа монастырена экскурсия оештырылды.

Бу  сәфәр быел икенче тапкыр уздырылды. Барысына да сәфәр бик ошады, чөнки ул бик күп уңай тәэсирләр алып килде: социаль хезмәт алучылар изге су җыйды, дога кылдылар. Арып, әмма шунда ук  кәнагәть булып алар өйгә кайттылар. Яраткан республикабызның изге урыннарының берсе белән танышу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International