1998 елдан башлап ел саен Россиядә ноябрь аенда изге, назлы бәйрәм – хатын-кызга сакчыл караш гадәте тәрбияләү, гаилә тотрыклылыгын ныгыту максатыннан "Әниләр көне" билгеләп үтелә.
Күптән түгел, Питрәч районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, социаль педагоглар Валентина Киселева һәм Әминә Зайнетдина балигъ булмаган балалар, аларның әниләре белән төркемле дәрес үткәрделәр.
Катнашучылар зур кызыксыну белән "Әниләр өчен" викторинасы сорауларына җавап бирде. Аннары "МакаРОЛЛи" осталык дәресе үткәрелде, аның барышында әниләр һәм балалар арасында җылы әхлакый климат барлыкка килде. Тырышлыклары, үзенчәлекле эшләре һәм бәйрәм хөрмәтенә катнашучыларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.