Чистай картлар йортында интеллектуаль уен узды

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бәйрәм атнасы "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уены белән тәмамланды. Халык бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көнен бәйрәм итү уңаеннан чара узды.

Учреждениенең реабилитологлары Альбина Сираева, Людмила Җамалетдинова, Рәшит Вәлиев һәм Елена Малолеткова социаль хезмәт алучылар өчен әлеге ике истәлекле датаның тарихын белүгә интеллектуаль сынаулар оештырдылар.

Уенчылар Болганчык вакыт тарихын белүдә, Казан Мәрьям Ана иконасы табуда, Татарстан Конституциясен кабул итүдә көч сынашты. Тамашачыларга Татарстан Конституциясенең, аерым алганда, гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү хокукын гарантияләүгә кагылышлы статьялары укылды.

Уен нәтиҗәсендә финалист-Антонина Павловна Митрофанова билгеләнде. Ул төп приз гына түгел, ә интеллектуаль активлык өчен тамашачыларның алкышларына һәм рәхмәтләренә лаек булды. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International