Социаль приют балалары конкурста катнаша

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

9 ноябрь көнне Минзәлә районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсының I этабы узды. Конкурста өлкән һәм урта төркем тәрбияләнүчеләре катнашты, алар алдан ук чыгыш ясау өчен костюмнар һәм декорацияләр әзерләде.

Балалар башкаруында Муса Җәлил, Г. Тукай, А. Алиш, Һ.Такташ шигырьләре яңгырады. Соңыннан I этап җиңүчеләренә 1, 2 һәм 3 урыннар өчен грамоталар тапшырылды, шулай ук конкурста катнашкан һәр балага сертификатлар һәм кызыксындыру бүләкләре бирелде.

Әгерҗенең "Наз" приютында "Туган тел" шигырь укучылар конкурсына зур әзерлек бара. Приют карамагындагы балалар куратор-тәрбиячеләр җитәкчелегендә рус һәм татар телләрендә шигырьләр, мәсәлләр ятлыйлар.

Шушы көннәрдә "Наз" приютында конкурсның беренче сайлап алу этабы узды. Җиңүчеләр Казан шәһәрендә узачак республика конкурсының 2 нче этабында катнашу өчен юл тотачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International