Ата-аналар һәм балаларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

8 ноябрьдә Әлмәтнең "Кайгырту" үзәгендә гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсе психологы Ю.Казакова "Ата-аналар гомумбелеме" программасы буенча "Ата-аналарның һәм балаларның нәтиҗәле хезмәттәшлеге" исемле тренинг үткәрде.

Тренингта балигъ булмаган балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты.

Максат: ышанычлы мөнәсәбәтләр үсеше нигезендә гаиләдә өлкәннәр һәм бала арасында хезмәттәшлек күнекмәләрен булдыру тора.

Тренинг элемент алымнары: уен-терапия (уеннар һәм күнегүләр, психогимнастика, рольле уеннар).

Катнашучыларга тренинг бик ошады, һәркем тәрбия турында үз фикерен җиткерде. Бәхәсле мәсьәләләрне уртаклашу бик күп түгел иде, әмма нәтиҗәдә барысы да бер фикергә килде. Бала тәрбияләү – бик җитди һәм җаваплы хезмәт, аңарга бала, гаилә, яңа буын, илнең һәм гомумән дөньяның киләчәге бәйле. Тәрбияләүгә дөрес караш; көчле һәм мөстәкыйль шәхес үстерергә, шулай ук күп кенә мәсьәләләрне һәм авырлыкларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International