Бүген Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортта бөек рус язучысы һәм шагыйре И.С.Тургеневның 200 еллык юбилее уңаеннан аның иҗатына багышланган әдәби сәгать узды.
Чарада катнашучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы турында кызыклы мәгълүматлар белде. Тургеневның шигырьләрен тыңладылар ("Авыл", Көз", "Томанлы иртә" һ.б.). Интернатта яшәүчеләр оештыручыларга эчтәлекле чара өчен рәхмәт белдерде, җылы сүзләр әйтте. И.Тургенев иҗаты рус һәм дөнья әдәбиятында үзенең лаеклы урыны белән истә калыр.