"Балкыш"та һөнәр сайларга өйрәнәләр

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә "Профориентация калейдоскобы. Хыялым һөнәре" программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Кама шәһәренең "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән тәрбиячеләр Ираида Мәдиярова һәм Анжелика Пушкова "Мәрхәмәтле доктор Айболит" дигән дәрес үткәрде.

Балалар йорт һәм кыргый хайваннарны дәвалаучы һөнәр ияләре турында кызыклы презентация карады. Ветеринар - иң борынгы һөнәрләрнең берсе.

Приютта тәрбияләнүчеләрне ветеринария табибына укырга мөмкин булган уку йортлары белән таныштырдылар. Дәрес ахырында балалар табиб Айболит дәвалый торган хайваннар турында табышмаклар чиште.

"Ветеринар түземле һәм сабыр булырга тиеш. Ветеринария табибы кыю һәм тәвәккәл булырга тиеш, әмма теләсә кайсы ветеринарның төп сыйфаты – игелеклелек һәм хайваннарга чиксез мәхәббәт", – дип нәтиҗә ясады тәрбиячеләр Ираида Мәдиярова һәм Анжелика Пушкова.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International