2018 елның 08 ноябрендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге шәһәркүләм буш эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Ярминкә 10 сәгатьтә башлана.
Ярминкә эшендә шәһәрнең 18 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр киләчәк:
Эш бирүчеләр түбәндәге вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчә: буяучы, смена мастеры, слесарь-җыючы, элемтә үзәге белгече, штамплаучы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, төяүче, төяү җайланмасын йөртүче, слесарь-сантехник, белгеч, камыр эшләнмәләре остасы, пешекче, официант, электр җиһазларын ремонтлаучы һәм көйләүче, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, төрле эш башкаручы һәм башкалар.
Ярминкәгә килүчеләр кадрлар белгечләре белән әңгәмә вакытында вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат алачак (эшнең характеры, графигы, квалификацион тәлапләр, хезмәткә түләү тәртибе һ.б.).