Баулы интернат-йортында кызыклы программа тормышка ашырыла

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Милли мәдәният терапиясе. Бергә тату гаилә" программасы тормышка ашырыла.

Аның максаты – Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән танышу, инновацион технологияләр аша сәламәтләндерү, милләтара мөнәсәбәтләрне җайлаштыру.

Программаны тормышка ашыру барышында төрле формаларда дөнья халыкларының мәдәни кыйммәтләрен өйрәнү һәм үзләштерүгә нигезләнгән чаралар комплексы үткәрелә. Программаны тормышка ашыруда социаль хезмәт алучылар һәм учреждение белгечләре генә түгел, иҗади коллективлар һәм предприятие һәм оешма вәкилләре дә катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International