Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән очрашу узды

2018 елның 31 октябре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Зәй шәһәренең мәшгульлек хезмәте эш бирүчеләр белән киңәшмә уздырды.

Очрашу барышында үзәк белгечләре Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының агымдагы елның 25 сентябрендә расланган 9 нчы номерлы карары белән таныштырды, сорауларына җавап бирде. Чарада 31 оешма вәкиле катнашты. Очрашу ахырында аларга мәгълүмати буклетлар таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International