"Сезнең белән чәй тәмле!"  очрашуы оештырылды

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаенан Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сезнең белән чәй тәмле!" исемле өстәл янында очрашулар дәвам итә. Социаль хезмәткәрләр Зәлия Шәрәфиева, Ландыш Әхмәдиева, Гөлнар Галиева һәм Резеда Силиналар "Раил" кафесында бәйрәм ашы оештырдылар.

Авыл яңалыклары белән уртаклаштылар, проблемалары турында фикер алыштылар, бүлек мәдире Алсу Гатиятуллина социаль хезмәткәрләрнең намуслы хезмәтләре өчен зур рәхмәтен җиткерде. Төшке аш, Гадилә Шәрипова һәм социаль хезмәткәр Ландыш Әхмәдиева башкарган халык җырлары белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International