"Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" акциясе

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

Өлкән кешеләр декадасы уңаеннан, 2018 елның 1-10 октябрь көннәрендә Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз" акциясе игълан ителде.

Социаль хезмәткәрләр бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтә: йорт яны территорияләрен чүп-чардан арындыра, йортны җыештыралар һ.б.

Медицина хезмәткәре шулай ук бушлай социаль-медицина характерындагы хезмәтләр күрсәтә.

Өлкәннәр бик канәгать һәм ярдәмчеләренә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International