Алабуганың “Астра” тернәкләндерү үзәге балалары өчен сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы максатыннан “зарарлы һәм файдалы гадәтләр” дигән видео дәрес үткәрелде.
Балалар белән бергә никотинның һәм алкогольнең кеше организмына йогынтысы, шулай ук аларның нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Бу чарада барлыгы 16 бала һәм 3 әти-әни катнашты.