Буада “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе” узды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

“Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе” программасында  катнашучылар өчен чираттагы чара Буа медицина училищесында узды.

Программа Буа  “Гармония” үзәгендә өлкәннәргә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге медицина хезмәткәре тарафыннан оештырылды. Геронтология нигезләре һәм олыларның туклану үзенчәлекләре белән югары категорияле укытучы Мәдинә Галиуллина таныштырды.

Ул картаю процессының ничек баруын, озын гомерле булуның серләрен аңлатты.

Тормыш эшчәнлеге дөрес барсын һәм организмны энергия белән тәэмин итәр өчен дөрес тукланырга кирәклекне аңлатты.

Үзәк хезмәткәрләре һәм программада катнашучылар өлкәннәр белән эшләгәндә мондый чаралар гамәли хәзинә булып тора дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International