Республикада Өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелә торган чаралар дәвам итә. Бу көннәрдә котлау сүзләрен өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларда яшәүчеләр дә кабул итә.
“Астра” хезмәткәрләре һәм балалар Өлкәннәр көнендә бәйрәм программасы әзерләп Алабуганың картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кунакка барды.
“Астра” хезмәткәрләре һәм балаларыга “Игелек планетасы”да кушылды. Бергәләп концерт куйдылар, уеннар үткәрделәр һәм бүләкләр тараттылар. Мондый чаралар пенсионерларны хөрмәтләү өчен кирәк.
Баулы картлар һәм инвалидлар өчен дә ял кичәсе оештырылды. Кырым Сарай авыл җирлеге башлыгы Д.Шакирҗанов өлкәннәргә Баулы муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм татлы күчтәнәчләр тапшырды.
Шулай ук Баулы районында Кырым Сарай мәктәбе һәм 5 нче мәктәп укучылары катнашында бәйрәм концертлары узды. Балалар өлкәннәрне дәртле җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр, үз куллары белән ясалган кул эшләре бүләк иттеләр. Өлкәннәрне М. Җәлил исемендәге мәдәният йортының иҗат коллективы да котлады.
3 октябрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында яшəүчелəр янына "Өлкəннəр көне" декадасы кысаларында Үзəк китапханə хезмəткəрлəре килде. Анастасия Владимировна, Ольга Владимировна "Көз. Уку вакыты. Классиканың алтын сəйлəннəре" темасына əңгəмə уздырды, интернатта яшəүчелəрне өлкəннəр көне белəн котладылар.
Өлкәннәр рус əдəбиятының əсəрлəрен искə төшерде, Пушкин, Тютчев, Бунин шигырьлəрен укыдылар. Чара азагында хезмəткəрлəр тарафыннан көзге яфраклардан аппликация ясау буенча мастер-класс уздырылды. Социаль хезмəт алучылар бик канəгать калды. Чара тəмамлангач, барлык катнашучыларга татлы күчтəнəчлəр өлəшенде.