Бу көннәрдә "Туган як" акциясе уңаеннан Кукмара районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җәмәлиева, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Нурсия Мөбәрәкова һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортына якташлары янына барды.
Мәдәният йорты артистлары әзерләгән кызыклы концерт программасы, иганәчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән сувенирлар һәм күстәнәчләр өлкәннәрне сөендерде һәм аларга яхшы кәеф бүләк итте.