Лениногорск мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарга укулар оештыра

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенән 7 кеше "1С: Предприятие" белгечлеге буенча һөнәри белем алуга  юллама алды.

Укыту "Менеджмент һәм бизнес инновацияләр көллияте" ПОУ белән төзелгән дәүләт контрактлары буенча гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 40 кеше яңа белгечлекләргә белем алу һәм үз квалификацияләрен күтәрү мөмкинлегенә ия булды. "Персонал буенча Менеджер","Бухгалтер", "1С: Предприятие" һәм "Чәчтараш" белгечлекләре иң кирәклеләре.

Укулар тәмамланганнан соң гражданнарга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International