Түбән Каманың "Балкыш" приютында волонтерлар кунакта булды

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың "Балкыш " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында автомобиль эше буенча гадәти булмаган мастер-класс узды.

Приют карамагындагы балалар янына кунакка Түбән Кама автомобиль йөртүчеләр клубы, "Carabass team" Автозвук командасы һәм Түбән Кама студентлар хезмәт отрядлары үзәге вәкилләре килде.

Кунаклар балалар өчен автомобиль мастер-классын оештырды, анда машиналарның төрле маркалары турында күп кенә кызыклы мәгълүмат җиткерделәр.

Мастер-класстан соң, Түбән Кама студентлар хезмәт отрядлары үзәк балалары өчен бию флешмобын оештырды. Приют карамагындагы балалар белән бергә зур автозвук астында һәм барысы да бердәм команда белән биеде. Бәйрәм ахырында кунаклар барысына да татлы бүләкләр тапшырдылар.

Кунаклар да, приют карамагындагы балалар да бик күп якты хисләр һәм күтәренке кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International