Республикада өлкәннәрне хөрмәтләү дәвам итә

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Өлкәннәр декадасы уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итә.

3 нче октябрь көнне, “Өлкәннәр көне” уңаеннан, Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.Галимова һәм “Чишмә” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  җитәкчесе урынбасары Г.Шәфигуллина  Лесхоз картлар йортына өлкәннәрне котлап күчтәнәчләр тапшырды.

Өлкән кешеләр кунакларны күтәренке кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

Шулай ук, 3 октябрьдәТеләченең  Мәдәният йортында  өлкәннәр хөрмәтенә зур бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Чишмә” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  социаль педагогы Л.Хөсәинова волонтерлар белән берлектә  бу чарада актив катнашты.

Бәйрәмдә өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. Шулай ук әлеге чарада Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән җитәкчеләр белән  “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Бәйрәм тантанасыннан соң кунакларга спектакль күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International