Татарстанда Өлкәннәр декадасы башланды. Бу көннәрдә республиканың барлык районнарында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән төрле чаралар һәм акцияләр уза. Проектларда балалар, волонтерлар, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, яшүсмерләр дә актив катнаша
Апас районында Өлкәннәр декадасы уңаеннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге педагоглары аграр колледж волонтерлары белән берлектә "Ярдәм кулы суз"дигән акция уздырды. Чараның максаты ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә йорт яны территориясен җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм итү тора.
Ә Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өлкән яшьтәге хатын-кыз Зоя Журавлева янына барды. Ул инде берничә ел авырый һәм бик сирәк аякка басып йөри, шуңа күрә балаларны шатланып каршы ала. Балалар бик теләп өлкән яшьтәге кешегә булышалар.
Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында өлкәннәр көнендә традиция буенча тантаналы чара үтә. Быел приют карамагындагы балалар өлкәннәр өчен "Тормыш көзе – алтын чор" дип исемләнгән очрашу кичәсе әзерләде. Балалар барлык җырлар, шигырьләр һәм биюләр белән сөендерде, соңыннан бәйрәм өстәле янына җыелдылар.