Өлкәннәр бәйрәме дәвам итә

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

2 октябрьдә Балтачның мәдәният үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Алар өчен кайнар чәй табыны оештырылды һәм район мәдәният хезмәткәрләре көче белән хәзерләнгән зур концерт тамаша күрсәтелде.

Бәйрәм тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларның җәмгыятьтәге урыннарын югары бәяләп,тормышларына бәрәкәт һәм сәламәтлек теләде.

Район кураторы, төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя бирү идарәсе дәүләт автоном учреждениесе җитәкчесе Мәҗит Салихов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләре җиткерде.

Бәйрәм тантанасында 1 октябрь көнне үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче 8 кешегә һәм гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50-55 ел бергә мәхәббәт һәм аңлашу белән яшәгән 3 парга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм тантанасыннан соң район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район кураторы Мәҗит Салиховлар Чепья авылы җирлегендә урнашкан “Наз” социаль тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәрне бәйрәм белән котлап  күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International