Буада өлкәннәрне кайгырталар

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә үзенең 70 еллыгын билгеләп үтүче юбилярлар өчен тантаналы чара узды.

Чарада  депутатлар Илдар Гыйльметдинов, Шакир Яһүдин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар юбилярларны ихлас күңелдән котлады, җылы теләкләрен җиткерде.

Шулай ук  район башлыгы һәм "Бердәм Россия" фракциясе депутатлары Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән дә очрашты. Анда Марат Җәббаров интернат-йортта яшәүчеләрне котлады һәм Сантехника сатып алу өчен 18 000 сумлык сертификат тапшырды.  Үз чиратында интернат-йортта яшәүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен директор Рәзинә Хисаметдинова җиткерде.

 Декада чорында Буа муниципаль районында чәчтараш һәм мунча комплексында өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай хезмәт күрсәтелә. 

Ябылган оешмаларның 2453 пенсионеры һәм башка төбәкләрдән килгән кешеләр "Ак Барс" Холдинг компаниясе күрсәткән хәйрия ярдәме хисабына 10 кг он пакетларын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International