Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәгендә “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе “эшли башлады.
Программаның төп максаты авыру хәлдәге өлкәннәрне тәрбияләгәндә һәм тернәкләдергәндә күнекмәләргә өйрәтү буенча семинарлар үткәрү.
Программада авыру хәлдәге өлкәннәрнең туганнары һәм социаль хезмәткәрләр катнаша ала.
Укулар түләүсез. Курс бер айга исәпләнгән. Дәресләр атнага 2 тапкыр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне сәгать 15.00 дә оештырыла.
Тулы мәгълүмәтне Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт, 1 кат, 7 нче кабинеттан белешергә мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон 884374 33805.