"Ялкын"нар янына Әлмәттән кунаклар килде

2018 елның 17 августы, җомга

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына Әлмәттән кунаклар килде. Үзләре белән бер капчык яхшы кәеф һәм күчтәнәчләр китерделәр.

Кунаклар белән килгән аниматорлар балаларга өчен зур шоу оештырды. Күңелле конкурс, бию, җыр - барысыда балаларның күңелен ачты.

Приютта тәрбияләнүчеләр кунакларга үзләре дә иҗади номерлар күрсәтте. Соңыннан хәйриячеләр ялкынлыларга мәктәп кирәк яраклары алу өчен сертификат һ.б. кирәк яраклар тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International