"Ариадна" җебе программасы эше уңаеннан “Веста” үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова социаль ярдәм күрсәтелүче балигъ булмаганнар арасында “Минем холкым” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.
Максаты: шәхестә булган сыйфатларның төрлелеге турында күзаллауны формалаштыру, үзеңдә булган көчле һәм йомшак якларны ачыклауга ярдәм итү. Дәрес “Кем яхшы эшли...” дип аталучы уен-активатор белән башланып китте, катнашучылар үзләрендә булган сыйфатлары турында сөйләде. Алдагы бирем булып әйтелгән сыйфатларны яхшы һәм начарга бүлеп, аларны язып билгеле бер капчыкка салып бардылар. Шуннан соң балалар уен формасында үзләрендә булган сыйфатларны билгеләде: кайберәүләр яхшы сыйфатлар белән берлектә үзләрендә начар сыйфатларын да әйттеләр, ә кайберләре, киресенчә, бары тик яхшыларын гына атады.
“Болытлар” дип аталучы хикәядән соң, балалар фикер алышты: хикәядә әйтелгән геройларның холыклары ничек тасвирланган һәм аларны нинди сыйфатлар аша белеп була. Алга таба балалар тормышта булган хәлләре белән уртаклашты. Катнашучылар үзләрен мәрхәмәтлерәк, яисә, киресенчә, битараф булсалар, тормышлары ничек барыр иде икәнен сөйләде.
Дәрес азагында, балалар түгәрәккә басып, бер-берсенә үзләрендә булган яхшы сыйфатларын атап узды.