Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында иммунитет турында сөйләштеләр

2018 елның 17 августы, җомга

2018 елның 16 нчы августында Спас картлар һəм инвалидлар йортында өлкəн шəфкать туташы О.Кузнецова  тарафыннан "Безнең иммунитет" дигəн викторина үткəрелде.

Əлеге викторинаның максаты - интернатта яшəүчелəрдə организмның халəте турында күзаллау булдыру һəм белемнəр туплау. Кеше иммунитетының күрсəткечлəре һəм факторлары турында мəгълүмат бирелде: дөрес туклану;  физик активлык; психологик комфорт; эпидемиологик куркынычсызлык.

Тулы канлы, сəламəт тормыш өчен мөһим һəм универсаль метод булып иммунлаштыру тора. Бу - һəр кешенең хокукы һəм бурычы. Əлеге чараның мөһимлеген күздə тотып, интернатта яшəүчелəр һəр елны вакцина үтəлəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International