22 августта Бөгелмәнең "Сосновка" балалар лагерында кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен профориентация чарасы оештырылачак.
Мәшгульлек үзәге белгече Снежанна Лунаева балаларга уен формасында һөнәрләр дөньясы белән таныштырачак. Сабыйлар хезмәт базарындагы һөнәрләр турында ни белгәнлекләрен күрсәтәчәк, ди проект авторлары.
Булачак чарада һөнәрләр турында мультфильмда күрсәтеләчәк.