Зәйдә мәрхәмәтлелек көне

2018 елның 17 августы, җомга

Изге гамәлләре белән ярдәмгә мохтаҗларга мәрхәмәтле эшләр кылучылар Зәебездә бик күп. Шуларның берсе шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов ярдәме белән оештырган “Мәрхәмәтлелек көне” инде традициягә әйләнде.

Зәй муниципаль районы “Шатлык” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге башлангычы белән инде 8 ел рәттән Карамалы аучылык хуҗалыгында сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар өчен бәйрәм чарасы оештырыла.

15 август көнне 3 яшьтән алып 16 яшькәчә социаль ярдәм алучы 50 дән артык бала  әти-әниләре белән әлеге чарада катнашты. Спорт эстафеталары, күңелле конкурслар, уеннар, биюләр, квадрациклда йөрү, көймәдә  йөзү балаларда бетмәс-төкәнмәс уңай кичерешләр калдырды.

Әлеге хәйрия акциясенә “Авторитет транспорт компания”се директоры Александр Басыров   бик теләп автобус белән ярдәм итсә, Рамил Шәрипов балаларны һәм волонтерларны татлы күчтәнәчләр белән сыйлады, Лиана Шабанова мавыктыргыч социаль-анимацион программа уздырды.

Чараны оештыруда Физик культура һәм спорт  идарәсе һәм  Яшьләр эшләре  идарәсе зур ярдәм күрсәтте. Шулай ук, әлеге чарада башыннан алып ахырына кадәр  балалар белән бергә булган волонтерларыбызга да  зур рәхмәт.

Изге  эшләргә  һәрчак   урын  бар. Игелек  кылу,  башкаларга  ярдәм  итә  алу - үзе  зур  бәхет. Бер  рәхмәт  мең  бәладән  коткарыр, диләр. Һәрбарчагызга  рәхмәтләр  ишетеп,мәрхәмәт  кылып  яшәргә  язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International