"Балкыш"та пицца пешерү серләрен өйрәнделәр

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приюты балалары шәһәр кафесына барда. Алар анда пицца пешерү һөнәре турында мәгълүмат алды.

"Пицца пешерүче, гади генә аш-су остасы түгел. Ул югары дәрәҗәле белгеч, пицца турында бүтен нәрсәне белә. Теләсә нинди пиццага соусны тәңгәлләштерә ала. Пицца пешерүче җитез булырга тиеш, чөнки ул камырны да җәһәт җәя", - ди приют тәрбиячесе Ираида Мәдиярова.

"Балкыш"та тәрбияләнүчеләр пицца пешерүченең һәр хәрәкәтен кызыксынып күзәтте.  Оста аларга кайбер кызыклы фактлар да сөйләде. Мондый сәяхәтләр балалар өчен бик кирәкле, алар профориентация юнәлешендә дә үзләренә мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International