Нинди генә хәлдә дә югалып калмаска!

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Арчадагы “Мәрхәмәтлек үзәге” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә яңа эшли башлаган социаль хезмәткәрләр өчен медицина ярдәменә хәтле беренче ярдәм күрсәтү буенча уку оештырылды.

Укытуны республика ресурс үзәге директор урынбасары М.Таҗиева һәм Казан медицина колледжы укытучылары алып барды.

Уку диалог-бәхәс формасында, ике өлештә барды. Беренче көн аеруча күп очрый торган авырулар, аларны танырга һәм тиешле ярдәм күрсәтергә өйрәнү булса, икенче көн алган белемнәрне практикада кулланырга өйрәнеп узды. Социаль хезмәткәрләр практикада, беренче ярдәм күрсәтү; ясалма сулыш алдыру; шин салу һәм бәйләү; беренче ярдәм күрсәтүнең юридик якларын өйрәнделәр.

Уку ахырында социаль хезмәткәрләр барысы да зачет тапшырып сертификатлар алды. Алган белемнәрен алар эш барышында куллана алачак, чөнки аларга һәркөн ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән аралашырга, кичектергесез хәлләр белән очрашырга туры килә.

Уку барышында социаль хезмәткәрләр иң мөһим әйберне үзләштерделәр: нинди генә хәл булса да - югалып калмаска!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International