"Рәхим итегез! Бәхетле гаилә" клубы уңаеннан Түбән Каманың "Веста" балалар һәм яшүсмерләр социаль үзәге психологы Наталья Емельянова хатын-кызлар өчен бәйлелек турында дәрес оештырды.
Очрашу барышында психолог бәйлелек мәсьәләлре, аның барлыкка килүе турында бәян итте. Яман гадәтләрнең аянычлы нәтиҗәләрен билгеләп узды.
Психолог төрле күнегүләр ярдәмендә һәр хатын-кызның күңеленә тиешле нәтиҗә чыгарырлык фактлар китерде. Соңыннан дәрестә катнашучыларга белешмәлекләр таратылды.